Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 117 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 49 тапкыр, кыска ялганыштан – 8 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 20 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны җитештергәндә конструкция җитмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, яшеннән – 2 янгын, эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 18 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, суда баткан кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.