Яр Чаллыда җәйге Республика буенча бара торган чемпионад та тәмамланды.

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Ярышта барлыгы 8 команда көч сынашты, һәрбер команда да алтышар кеше иде. Ярыш “Камаз” һәм “Строитель” мәйданнарында узды.

Беренче көнне баскыч белән 4 нче этажга кадәр менәргә туры килде спортчыларыбызга. Беренче бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, Әлмәт шәһәреннән килгән команда уенчысы Алексей Тарасовка  тиңнәр булмады. Икенче урынны Игорь Сысоев яулады КДК- 3 Казан шәһәреннән, ә өченче урынга Андрей Завалишин КДК – 1 Нижнекамск шәһәреннән лаеклы булды.

Икенче көн дә спортчылар өчен җиңелләрдән булмады, алар 4х100 чакрымны тиз генә үтеп килергә тиешләр иде. Бу бәйгедә Камиль Ибрагимовка КФК – 5 Казан шәһәреннән тиңнәр булмады. Икенче урынны Алексей Кузнецов  КФК – 1 Нижнекамск шәһәреннән алды, ә өченче урынга Андрей Завалишин КФК – 1 Нижнекамск шәһәреннән лаек булды.

Эстафетада иң көчле команда булып, икенче отряд хезмәткәрләре Әлмәт шәһәреннән лаек булды.

Икенче һәм өченче урыннарны КФК – 3 (35 ОФПС) һәм КФК – 5 (5 ОФПС) командалары Казан шәһәреннән бүлештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International