Бүген иртән Казан шәһәре Идел буе районы 242 нче балалар бакчасының тыныч тормышын сирена тавышлары бозды. Мәктәпкәчә балалаларга кунакка ГТХМ хезмәткәрләре килде. Балаларны гадәттән тыш хәлләрдән саклау көне нигезендә янгын иминлеге буенча үткәрелә торган зур дәрес актлар залында башланды.