Казан елга порты акваториясенә бүген бөтен авария-коткару хезмәтләре һәм көч структуралары тартылды. Монда янгын сүндерүче һәм бата торган кешеләрне коткару буенча “Судоходная компания “Татфлот” ААҖ һәм Казан янгын сүндерү хезмәте гарнизонының масштаблы өйрәнүләре җәелдерелде. өйрәнүләрнең сценариесе буенча “Московский-21” теплоходында машина бүлегендә энергия җайланмасын куллануын бозуы нәтиҗәсе буларак янгын башланды.