Кичә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыкның Республика клиник хастаханәсенең пешү үзәгенең табиблар төркеме Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының вертолетында Пермь шәһәреннән кайтты. Пермь шәһәрендә “Хромая лошадь” клубында чыккан янгыннан соң, безнең Казан белгечләре реанимация, токсикология, травматология бүлекләрендә, 9нчы хирургия һәм 11 нче шәһәр хастаханәсенә алып килгән җәрәхәтләнүчеләргә кичектергесез медецина ярдәм күрсәттеләр, шулай ук Мәскәү, Санк – Петербург, Челәбе пешү үзәгенә эвакуацияләргә ярдәм иттеләр.Пермь шәһәрендә Абдрахманов Хәйдар, Шәкиров Айдар, Бикмеев Илдус, Шәфиков Инзир республика клиник хастаханәсенең табиблары эшләделәр.