Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2015 елның 4 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 246 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 89 тапкыр, кипкән үлләне сүндерүгә - 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 118 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.    

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  тарнспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 13 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, 1975 елгы елгы ир- ат мәетен судан чыгару буенча – 1 тапкыр, чуп-чарны сүндерергә - 1 тапкыр, рейдка – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International