Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең уку - өйрәнү манеж базасында янгын сагының ветераны Николай Лобов истәлегенә багышланган ТР янгын – кулланма спорт буенча икенче яшьләр чемпионаты узды. Йөзгә якын яшь спортсменнар, программаныда куелган ике төр буенча иң көчле команда исеменә көрәштеләр: тоткарлыклы йөз метрны чабу һәм штурм баскычы буенча укыту башняга менү. Чемпионатның нәтиҗәсе, икенче ел дәвамында лидер дәрәҗәсен алган казан командасының җиңүләре белән тәмамланды.
Быел Николай Лобов исемендәге ТР яшь чемпионатының янгын – кулланма спорт буенча, беренче тапкыр күрше республикалардан (Марий, Чувашстан һәм Ульян өлкәсе) килгән яшь спортсменнар катнашты. Әлеге чемпионат Татарстанда икенче тапкыр уздырыла, катнашучыларның саны да шактыйдан үсте. Шулай ук, быел беренче тапкыр “Татарстан Республикасының Янгын сүндерү сагы ”ның дәүләт учреждениясе үзенең яшь спортсменнар командасын әлеге чемпионатка чыгарды.
- Минем уйлавымча, безнең хезмәткәрләр спортның барлык төрләрендә катнашаячак. Янгын сүндерү сагы өчен янгын – кулланма спорт төп булып санала, ә безнең бүлекчә өчен ул приоритет булып тора, - дип әйтте баш идарәсенең “ТР Янгын сүндерү сагы” директоры Анатолий Рябов. – Киләчәктә безнең оешмабызда спорт мастерлары үсәчәк, дип ошанам һәм без янгын – кулланма сорт ярышларында лаеклы чыгыш ясачакбыз.
- Янгын – кулланма спорт белән мин ярты ел шөгыльләнәм, хәзер хәтта ярышларга үзебезнең команданы чыгардык. Безнең командабыз мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнаша, - дип әйтте баш идарәсенең “ТР Янгын сүндерү сагы” команда катнашучы Алексей Истратов. – Әлбәттә, ярышучылар монда көчле, ләкин без җиңүңә ошанабыз.
- Янгын – куллану спорт буенча яшьләр чемпионаты, безнең республикабызда традиция рәвешенә керде –дип әйтте № 5 нче федераль янгынга каршы отряданың, казан яшьләр командасының тренеры Фәргат Әсхәтов. – Бу ярышлар бик кызык һәм файдалы, бигрәктә безнең тренерлар составлары өчен. Алар буенча Санк – Петербургта узачак халыкара ярышларга сайлау бара. Шуның өчен, бу чемпионаттан без яхшы нәтиҗәләрне генә көтәбез.
Н.М. Лобов исемендәге чемпионатның ябылуы тантаналы рәвештә узды. Анда Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең башлыгы – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Николай Лобовның кече улы - Казан шәһәре Мәскәү районының администрация башлыгы Александр Лобов, һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты. Рафис Хәбибуллин сәләмләү сүзләрендә, спортсменнарга үзенең соклану хисен белдерде.
- Быел Лобов исемендәге яшьләр чемпионатына без беренче тапкыр күрше регион спортсменнарын чакырдык, – дип әйтте Рафис Хәбибуллин. Без яшь куланма спортның абруен күтәрергә тырышабыз.Ул безнең беренче урында тора. Татарстан яшьләре менә инде дүрт ел дәвамында Бөтенроссия дәрәҗәсендә лидерлар булалар. Безнең яшүсмерләрнең спорт потенциаллары бар, киләчәктәдә ул аларга булышсың.
Икенче яшьләр чемпионат нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казан командасы яулады, көмешне Түбән Кама командасы алып китте, бронзаны Әлмәт командасына бирделәр.