Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерүгә - 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызылык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, көнкүреш электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, урманда югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, рейдка – 1 тапкыр, әңгәмә уздыру буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
17.04.2015 ел 07.40-20.30 3 нче номерлы зональ эзләү коткару отряды, Спас МР, Никольское торак пункты. 2004 елгы малайны эзләү эшләре дәвам итә. Эзләү 6 секторга бүленгән ( Никольское т.п, Гулюши т.п, Урман массивы, Отрада т.п, Бездна елгасы, Бугровка т.п.. Эзләүдә СМС, МВД, 132 нче янгын сүндерү сагының хезмәткәрләре катнаша. Алар 25 йортны, 12 төрлекчелек фермаларны, кулланышта булмаган биналарны карап чыктылар. Кешеләрдән сораштылар. Югалган малай табылмаган.
17.04.2015 ел 09.50-17.50 6 нчы номерлы зональ эзләү коткару отряды, ПСО Яр Чаллы ПРПСО – Алабуга МР., «Радуга» санаториясендә ял иткән 1953 елгы ир кеше югала. Эзләгән вакытта юл тирәсе, урман массывы, бакчалар ширкәте тикшерелде. Югалган ир табылмады.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.