Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 87 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 43 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишеләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, рейдка – 1 тапкыр.
15.04.2015 ел 23.03 Казан шәһәре, Беломорская урамы,11 нче йорт.
Кулланышта булмаган бер катлы кирпеч бинада ут чыга. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1957 елгы ир атны коткаралар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.