2015 елның 16 нчы апрелендә 12 сәгать 57 минутта Лаеш муниципаль районында Яушыйк торак пункты янында утрауда 40 ка якын кеше булганы турында хәбәр килгән. Балыкчылар утраудан үзләре чыга алмаган иде. Вакыйга урынына 2 ЗПСО № 2 коткаручысы белән “Хивус-6” чыкты. Килеп җиткәндә утрауда 23 кеше булганы билгеләнде. Һәлакәтне бетерүгә тартылган көчләр һәм чаралар: 15 кеше, 5 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ нан 4 кеше, 2 берәмлек техника. 14 сәгать 50 минутта 23 кешенең барысын да эвакуацияләделәр.