Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 3 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишеләрне ачу буенча – 1 тапкыр, суның биеклеген тикшерү буенча – 2 тапкыр, рейдка – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
13.04.2015 ел 11:48 Түбән Кама МР, Түбән Кама шәһәре, Чишмәле урамы, 15.
Ун катлы торак йортның сигезенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1990 елгы ир кешене коткаралар. Сәбәбе – ут төртү.
13.04.2015 ел 14:20 Тукай МР, Татарстан авылы, Попова урамы, 21 нче йорт.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. 10 кв.м. мәйданында җиһаз һәм техника яна. Янгын сүндерүчеләр, 1930 елгы ир-атны һәм 1953 елгы хатын-кызны коткаралар. Сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәмке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.