Россия ГТХМ зыян күргән баланы Таиланд Патшалыгыннан медицина эвакуациясен тәмамлаган

2015 елның 11 апреле, шимбә

Россия ГТХМ ның махсус медицина модуле белән җиһазландырылган Ил-76 очкычы зыян күргән баланы Таиланд Патшалыгыннан медицина эвакуациясен башкарган. Очкан вакытта баланың хәле начарланмаган, әлегә ул стабиль авыр хәлдә. Казанда кыз махсус реанимобиль белән Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Анда аңа югары квалификацияле медицина ярдәмен күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International