Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2015 елның 10 апреле, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 35 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: электр приболарын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишеләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга -1 тапкыр, бозның калынлыгын тикшерү буенча  – 2 тапкыр, рейдка – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International