9 нчы апрельдә 9 сәгать 6 минутта Яр Чаллы шәһәрендә асылмалы басма йортның өченче кат биеклегеннән төшкәне турында хәбәр килгән. Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр чыкырылган иде – ПЧ-56 янгын сүндерүчеләре, ЗПСО №6 коткаручылары, өч БСМП бригадасы, полиция хезмәткәрләре.
Объектта төзелешләр барган иде. Иртәнге планлаштыргыч җыелыштан соң төзүчеләр бригадасы эшләргә тотынды. Билгеле булмаган сәбәп буенча асылмалы басма төшеп киткән. Нәтиҗә буларак, 1969, 1976 һәм 1976 елларда туган өч ир кеше Яр Чаллы шәһәрендә БСМП га яткызылган.