Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, рейдка – 5 тапкыр, бозның калынлыгын тикшерү буенча – 2 тапкыр.
05.04.2015 ел 20.00 Яр Чаллы шәһәре, 31/12 нче йорт.
Тугыз катлы торак панель йортның өченче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр, 1987 елгы ир – атны һәм 1931 елгы хатын – кызны коткаралар. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.