Бу елның мартында гына ирекле янгын саклау бүлекләре 59 янгын сүндерүдә катнашкан. Тукай районы Олы Шилнә авылы ирекле янгын сүндерүчеләре яна торган йорттан күрше төзелешләрне коткарган. Кайбыч районында “Эбалаково” ирекле янгын саклау бүлеге Бүәле авылына яна торган кибетне сүндерергә барган.