Тәүлек эчендә Татарстанда 17 янгын чыккан

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 17 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 9 янгын. 3 кеше коткарылган.  

Сәбәпләре: газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.         

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15  тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

 

01.04.2015 ел 11.23  Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 51/04 йорт.

Биш катлы панель торак йортның беренче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыга. 10 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр өч кешене коткара, шуларның берсе бала. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International