Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, балыкчылар балык тота торган урында профилактик рейд уздыру буенча – 2 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International