Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2015 елның 29 марты, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.  

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International