Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: көнкүреш электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.