Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр, гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   
•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International