Бүген боз өстендә куркынычлык темасы буенча бик күп балалар рәсемнәре Казанның “Тукай” һәм “Кремль” метро станцияләрен бизәгән. Бу эшләр түбән класс укучылары өчен республиканың Кече көймәләр дәүләт инспекциясе оештырган боз өстендә куркынычлык темасы буенча республика конкурсында катнашкан иде.