Мамадыш районында 5 кеше исле газ белән агуланган

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

17 нче мартта 22 сәгать 20 минутта Мамадыш шәһәрендә 5 кеше исле газ белән агулануы турында хәбәр килде. Һәлакәт нәтиҗәсе буларак, үлүчеләр юк. 5 кеше зыян күргән: 1974 елда туган ир-ат, 1978 елда туган хатын-кыз, 2006 һәм 2013 елларда туган кызлар һәм 2008 елда туган малай. Зыян күрүчеләрне хәзер Район үзәк сырхауханәсендә медицина персоналы күзәтеп тора. Аларның хәле стабиль. Чамаланган сәбәп – суырту җилләткеч төзек булмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International