Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 5 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, балыкчылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 1 тапкыр.
10.03.2015 ел 23.23 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Дементьева урамы, 33 а йорты,
Ут тугыз катлы күп фатирлы торак йортта бер бүлмәле фатирда чыга. 4 кв.м. мәйданында җиһаз һәи иске әйберләр яна. Янгын сүндерүчеләр 5 кешене коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.