Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медалләр бүләк иттеләр

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллының Совет Берлеге герое Никита Кайманов исемендәге 47 нче Кадетлар мәктәбендә “1941-1945 елларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медалләрен тантаналы бүләк итү йоласы үтте. Бу йола Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган иде.

Йолада катнаштылар: Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Магдеев, Бөек Ватан сугышының 16 ветераны, ФГКУ “Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды” башлыгы урынбасары – эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов, хөрмәтле кунаклар һәм кадетлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International