ГИМС инспекторлары һәр көнне сулыкларда нинди хәл булганны күзәтеп торалар, шулай ук алар боз калынлыгын да үлчиләр. Татарстанның Кече көймәләр дәүләт инспекциясе контролендә бозга күп кеше чыга торган 88 урын. Көндезге вакытта һава җылынганы аркасында републиканың кайбер сулыкларында ерганаклар барлыкка килгән.