Икенче ел рәттән Казан гарнизоны янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары Татарстан башкаласы шәһәрчеләренә һәм кунакларына онытылмас һәм күңелле спорт бәйрәмен бүләк итәләр – “КАZAN-Арена” янында NEFIS Халык шугалагында флешмоб. Бөтенроссия янгын-коткару флешмобы янгын сүндерүче һөнәрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы максаты белән үткәрелә.