Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татарстан Республикасы региональ яшь галимнәр һәм белгечләр иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе” Региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә V нче Республика яшьләр форумы уза.
“Иминлек” тематик мәйданы түбәндәгеләргә юнәлтелгән проектларны эченә ала:
- хокук культурасын күтәрү;
- юлларда иминлек;
- яшьләрне гадәттән тыш һәм экстремаль хәл шартларында хәрәкәтләргә хәзерләү;
- культура ара диалогны үстерү;
- экологик проблемаларны чишү;
- экологик культураны формалаштыру;
- башка проектлар.