13 февраль көнне иртәнге 3.40сәг. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Кризис хәлләрдә идарә үзәгенә “ГЛОНАСС – 112” системасы буенча Пучы авылының Кызыл Армия урамында шәхси йорт яну турында хәбәр килә.
Янгын чыккан урында оператив төркем, шулай ук янгын сагының Актаныш гарнизоны көчләре һәм техникасы эшләгән. 05.10 сәг. янгын тулысынча сүндерелгән. Янгын мәйданы 72 квадрат метрны тәшкил иткән.
Шәхси, бер катлы йортта ике гайлә гомер иткән.
Янгын турында хәбәр итүче күршеләре сүзләренчә, янгын йортның биш кеше: ир-ат, хатын-кыз һәм өч бала яшәгән ягында чыккан. Алар имин булмаган гаилә сыйфатында исәптә торган, өлкәннәр спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Фаҗига булган көнне дә алар кәеф-сафа корган, йортта спиртлы эчемлекләр алып килүче кунак та булган.
06.49 сәг. янган хәрабәләрен аралаган вакытта 1980 елда туган хатын-кыз, 1990 елда туган ир-ат, 2002 һәм 2011 елда туган кызлар, шулай ук 2004 елда туган малайның мәете табылган.
07.33 сәг. һәлак булган алтынчы кешенең мәете табылган, аның шәхесе ачыклана (ул гаиләгә килгән кунак булырга мөмкин).
Фаҗига булган урында 9 кешедән торган оператив-тикшерү төркеме эшли. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Янгын чыгуның сәбәпләре арасында - электр техникасының төзек булмавы яки ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.