Казанда шәһәр мәктәпләренең яшүсмер янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында “Янгыннар булмасын өчен” дигән уен үтте

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы ТРО ВДПО ның Казан шәһәре бүлеге шәһәрнең мәктәпләре арасында “Янгыннар булмасын өчен” дигән уен үткәрде. Уенга “Яшүсмер янгын сүндерүче” хәрәкәтендә иң актив катнашкан мәктәпләрнең яшүсмер янгын сүндерүчеләр дружиналарын чакырдылар. Бу 67, 89, 124, 149 нчы мәктәпләр һәм Н. Галләмов исемендәге РСОШ. Җүрине ТР буенча ОФПС-7 кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Сәфиуллин җитәкләде.

89 нчы мәктәпнең янгын сүндерүчеләр дружинасы (Яңа Савин районы) җиңүче булды, икенче урында – 67 нче мәктәп (Мәскәү һәм Киров районы), өченче урында – Нәфис Галләмов исемендәге Республика махсус гомумбелем мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International