Бүген Казанда гадәттәгечә “Лыжня России-2015” дигән зур спорт ярышлары үтте. Залесный поселогының “Солнечный” лагеры территориясендә урнашкан төп шуу мәйданына казанлылар гаиләләре һәм хезмәт коллективлары белән иртә таңнан ук киләләр иде. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең, Татарстан Республикасы ГТХМ һәм шулайк ук идарәчелекнең учреждениеләр вәкилләре бөтенесе белән бергә стартка чыкты.