Татарстан Республикасы җыелма командасы унынчы тапкыр гамәли янгын спорт буенча Премьер-министр Кубогын җиңде. Аның XI нче ярышы бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында үтте. Татарстан спортчылары, шәхси ярышларда 15 бүләк җиңеп, гомуми нәтиҗәдә зур аерылу белән финишка килде.