Бүген Тукай районы Новый авылы янында Яр Чаллы эзләү-коткару отряды – ФКУ «Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды» филиалы һәм Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды коткаручыларының Татарстанның Россия ГТХМ авиация төркеменең Ми-8 вертолетыннан десант хәзерләнүе үтте. Унбер коткаручы Яр Чаллы эзләү-коткару отряды башлыгы җитәкчелегендә 30 метр биеклектә бау белән тигез һәм чикләнгән мәйданчыкка десантлануны эшкәртте.