Иртәгә чаклы шәһәрара пассажир автобусларына һәм йөк автомобилләренә юл ябык

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Һава шартлары бик каты начарланып, көчле җил һәм кар яу Татарстан Республикасы беренче Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышын чакыру сәбәбе булды.

Көчле җил һәм кар яу аркасында республика юлларында күрү мөмкинлеге начарланган, электр тапшыру линияләре өзелгән. Сәгать 19 га республикада 33220 кеше тора торган 100 торак пункт утсыз калган.Берничә районда җил торак һәм социаль мөһим төзелешләрнең түбәләрен дә куптарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International