Начар һава күренешләре нәтиҗәсе буларак (көчле җил, буран), электр белән тәмин итү 17 муниципаль районының 100 торак пунктында бозылган (Казан ш., Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Алабуга, Әгерҗе, Әлки, Балтач, Биек тау, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Норлат, Спас, Түбән Кама, Чистай, Югары Ослан МР).
Сүндерелгән зонага 33220 кеше һәм 46 иҗтимагый мөһим объект эләккән.