Сәгать 15:30 тикле 2 февральдә көчле давыллы җил һәм буран нәтиҗәсе буларак, республиканың 14 муниципаль районында электр белән тәэмин итү тукталды. Шул исәптә 19379 кеше тора торган 58 торак пункт, шулай ук 31 иҗтимагый мөһим объект электрсыз калып тора. Автомобиль юлларында хәлне стабильләштерер өчен һәм электр белән тәэмин итүне кире кайтарыр өчен 1272 кеше, 605 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 73 кеше һәм 11 берәмлек техника, шулай ук 76 яңадан торгызу бригадасы тартылган.