Әлегә Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында электр энергиясеннән сүндерелеп 3712 кеше тора торган 13 торак пункт калып тора. Шулай ук бу районнарда 17 иҗтимагый мөһим объект утсыз кала. Юлларны чистартыр өчен 551 берәмлек кар чистарткыч техника,шул исәптән 387 республика әһәмияте булган һәм 164 берәмлек техника федераль әһәмияте булган юлларда эшли. ТР ГТХМ 5 мобиль һәм 13 күчмә җылыту пунктлары кулланылырга әзер булып тора.