Яр Чаллыда 2014 ел өчен нәтиҗәләр китерелде

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

15 нче ФПС отрядының гадәттәгечә йомгак киңәшмәсе Яр Чаллы янгын саклау гарнизонының яңа, ремонтланган актлар залында үтте. Йомгак киңәшмәдә отрядның барлык бүлекләр вәкиле җыелды. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеген башлык урынбасары, Күзәтү идарәсенең башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев вәкил итте.

Доклад белән отряд башлыгы урынбасары Алексей Ящук чыкты. Ул узган ел өчен оператив хезмәт эшенең нәтиҗәләрен китерде һәм тулган ел өчен эшнең төп юнәлешләрен билгеләп куйды. Ул отряд бүлекләренең эшендә уңышларны һәм кимчелекләрне билгеләде. Докладтан соң бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International