Яр Чаллыда “Юл-транспорт һәлакәтен бетерү вакытында авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы төркеме” исеменә беренче ярышлар этабы булды. ФГКУ “15 отряда ФПС по РТ” һәм ФКУ “4 отряд ФПС ГПС по РТ (договорной)” бүлекләре арасында ярышлар бер көн эчендә 55 нче янгын сүндерү бүлеге нигезендә үтте. Үзләренең осталыгын күрсәтер өчен 11 төркем килде. Һәр коллектив составы 4 катнашучыдан торган иде. Ярышлар программасына теоретик һәм практик хәзерләнү керә.
Ярышларның нәтиҗәсе буларак, иң яхшы вакытны 55 нче янгын сүндерү бүлеге төркеме күрсәтте. Ул Кукмарада март аенда узачак “Юл-транспорт һәлакәтен бетерү вакытында авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы төркеме” исеменә ахыргы республика ярышларына барачак.