Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.
29.01.2015 ел 16.52 Казан шәһәре, Киров районы, Краснококшайская урамы, 162 нче йорт.
Биш катлы торак йортта дуртенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. 1,5 кв.м. мәйданында матрас яна. Янгын сүндерүчеләр ике кешене коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.