Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 20 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, балыкчылар белән әңгәмә уздыру - 4 тапкыр.
24.01.2015 ел, 17.02. мск, Чистай шәһәре, Заводская урамы,11-2.
Ут белән саксыз эш итү аркасында фатирда ут чыкты. 12 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр икенче каттан 4 кешене коткара, шуларның берсе бала.
24.01.2015ел, 18.40 мск, Мензәлә шәһәре, Изыскателей урамы, 2/8-13.
Өч бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 6 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 16 кешене коткара, шуларның берсе бала. Янгынның сәбәбе – көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.