15 нче отряд шәхси составның янгын-тактик өйрәнүләре Яр Чаллы шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда үтте. Уйдырма буенча икенче катта электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында экспозицион залның сәхнә җиһазлары яна башлады. Ялкын бөтен бүлмә буенча тиз таралган иде. Янгын урынына оператив рәвештә сүндерүчеләр килде, янгынны бетерү штабы җәелде, шартлы янгынны сүндерү оештырылды. Берникадәрь вакыт үткәч, шартлы янгын чикләп алынып сүндерелде.
Өйрәнүләрдә катнашкан бүлекләрнең хәрәкәтләренә “канәгатьләнерлек” билгесе бирелде. Яр Чаллы янгын саклау гарнизонының 53 кешесе һәм 11 берәмлек төрле янгын техникасы тартылды. Өйрәнүләр хәлен музей һәм 15 нче отряд җитәкчелеге күзәтеп торды.