Мәскәү комиссиясе Татарстан Республикасы тәҗрибәсен һәм мөмкинлекләрен өйрәнде

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казанда “Имин шәһәр” программа-аппарат комплексы системасын кертү һәм үстерү максаты белән эш визиты белән Россия ГТХМ Гражданнар саклау департаменты директоры генерал-лейтенант Сергей Диденко булды. Шулай ук департамент башлыгын идарә ара комиссиясенең җаваплы секретаре булып тора торган “Системы управления” ААҖ төп директоры Алексей Ананьев озатып йөрде.

Мәскәү кунакларының эш визиты Питрәч районы Бердәм дежур-диспетчер хезмәте эше белән танышудан башланды. Сергей Диденко һәм Алексей Ананьев башлыгында төркемне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Татарстан Республикасы ГТХМ министр урынбасары Олег Степущенко, гадәттән тыш хәлләрдән саклау, мониторинг һәм кисәтү буенча Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәк башлыгы урынбасары, полковник Дмитрий Маркушов озатып йөрделәр.

Моннан соң эш төркеме Казан ш. буенча Россия УВД дежур бүлегенең видеокүзәтү системасы мөмкинлекләре белән танышты. Сергей Диденко йомгаклап, республикада “Имин шәһәр” комплекс программасын тормышка ашырыр өчен барлык техник мөмкинлекләр инде ясалган икәнен ассызымлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International