Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 4 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын– 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, балыкчылар белән әңгәмә уздыру - 2 тапкыр, “Качману” бәйрәмендә куркынычсызлык тәэмин итү буенча – 2 тапкыр.
19.01.2015 ел 23.48 Менделеевск шәһәре, Фомина урамы, 24 нче йорт.
Биш катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 20 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 1 кешене коткара. Янгынны сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
19.01.2015 ел 23.58 Лениногорск МР, Керлигач авылы, Совет урамы,19 нчы йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 70 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт кешеләре ике инвалид кешене коткара. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
20.01.2015 ел 11.45 Кайбыч МР, Олы Кайбыч авылы, Октябрь урамы, 4 нче йорт.
Ут бер катлы кирпеч торак йортта чыга. Мәйданы 36 кв.м. Янгын сүндерүчеләр бер кешене коткара. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.