Бәйрәм коенуларында Яшел Үзән торучыларының куркынычсызлыгын Яшел Үзән янгын саклау гарнизонының йөзгә якын хезмәткәре тәэмин итә

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Быел Яшел Үзән муниципаль районында бәйрәм чаралары 13 урында уза, аларның җидесендә Крещение коенулары өчен махсус урыннар җиһазландырылган. Яшел Үзән янгын саклау гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин аңлатканча, киләсе тәүлектә чараларны үткәрә торган урыннарда берьюлы берничә структура бүлекләренең хезмәткәрләре дежурда торачак: 8 нче федераль янгынга каршы отряд, ГИМС, Надзор эшләр идарәсе, Татарстан Республикасы янгын саклау бүлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International