Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, теплогенерирующий агрегатны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 23 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, балыкчылар белән әңгәмә уздыру – 2 тапкыр,”Качману” җәйрәменә купельнетикшерү һәм эзерләү буенча - 6 тапкыр, “Качману” бәйрәмендә куркынычсызлык тәэмин итү буенча – 9 тапкыр.
18.01.2015 ел 09.15 Чүпрәле МР, Кече Цильна авылы, Крупской урамы, 6 нчы йорт, ООО «Цильна».
Сыер абзарында һәм котельна бүлмәсендә ут чыга. Мәйданы 60 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 120 баш өре төрлекне коткара (75 бозау һәм 45 сыер). Янгынның сәбәбе - теплогенерирующий агрегатны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.