Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, Транспорт чаранаң механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, җитештерү процессның технологик регламентын бозу аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, балыкчылар белән әңгәмә уздыру – 3 тапкыр,”Качману” бәйрәменә эзерләнү буенча – 3 тапкыр.
17.01.2015 ел 10.35 Бөгелмә МР, Гоголя урамы, 67 нче йорт.
Күп катлы торак йортта 4 кеше газ белән агулана шуларның 2се бала. Бөгелмә республика үзәк хастаханә табиблары караганнан соң зарар күрүчеләрне өйгә җибәрәләр. “Бөгелмә газ” ЭПУ хезмәткәрләре газ җиһазын тикшереп караганнан сон, дымоходның төзек булмау икәнлеге ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.