Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.   

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, транспорт чраның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, түбәдән карны төшерү буенча – 1 тапкыр, бозның калынлыгын тикшерү буенча – 2 тапкыр.  

 

   Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International