Ис газы белән агулану очракларын булдырмау буенча ГТХМ тәкъдимнәре

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

ТР территориясендә гыйнварның 3 нән 10 на кадәрь ис газы белән 15 кеше агуланды, шул исәптән 7 бала. Ис газы (углерод окисе) белән агулану үлемгә китерә торган куркыныч хәл. Кагыйдә буларак, үлем авылда мич дөрес эшләмәгәнгә, кеше янгында булганга, кабынган двигатель белән бикле автомобильдә булганга килә.

Исле газ белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү:

- исле газ чыгуны туктатырга;

- зарар күргәнне саф һавага алып чыгарга;

- зарар күргән аңында булса, аны яткызырга, аңа тынычлык һәм бертуктаусыз саф һава тәэмин итергә (гәзит белән җилләтергә, вентилятор яисә кондиционер кабызырга);

- зарар күргән аңын югалткан булса, ашыгыч рәвештә ашыгыч ярдәм килгәнче яисә аңга килгәнче эчке йөрәк массажын һәм ясалма сулыш алдыру башларга кирәк;

- ис газының куркыныч тупланышы булган җирдән зарар күргәнне чыгарган вакытта үзегез дә агуланмас өчен, үзегезне саклап калыгыз. Моның өчен тиз эшләргә һәм кулъяулык, марля аша суларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International