Бүген сәгать 08:50 (мск) бер шаһиттән Түбән Мактама автомобиль юлының тыкрыгында Бөгелмә ягына чыкканда пассажир автобусы белән юл-транспорт һәлакәте турында “Глонасс 112” системасы аша Әлмәт районы Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә хәбәр килде.
Һәлакәттә “ГАЗель” йөк автомобиле һәм Әлмәт – Лениногорск маршруты буенча барган пассажир автобусы бәрелеп кюветка төшеп китте. Автобуста 12 кеше һәм бер йөртүче булган иде. Нәтиҗә буларак, вафат булу юк, 5 кеше төрле авырлык дәрәҗәле җәрәхәтләнүләр алды, шуларның санында “ГАЗель” йөртүчесе дә.
Урында Әлмәт ш. ТР буенча ОФПС-11 оператив төркеме эшләде. Барлыгы ГТХМ нан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә 14 кеше һәм 4 берәмлек техника тартылды. Һәлакәтне бетерү вакыты – 12:50 (мск).